Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Россия рәссамнары өчен арт-резиденция ачыла
Әлмәттә җирле һәм читтән килгән рәссамнар өчен арт-резиденция ачылачак.
«Ачык остаханәләр бөтен шәһәрләрдә үткәрелә. Бу урынга теләге булган һәр кеше килә ала, өстәлгә утырып, иҗат итә башларга мөмкин. Ачылганчы ук без алты резидентны сайладык, алар шәһәр халкы өчен һәр ял көннәрендә бушлай мастер-класслар үткәрәчәк», — дип сөйләде «Татар-информ»га проектның кураторы Екатерина Удалова.
Мастер-класслар столяр һәм чүлмәк ясау эше, сынлы сәнгать, каллиграфия һәм кастомизация (кием-салымны конкрет сатып алучы өчен үзгәртү) буенча үткәреләчәк. Барлык кирәкле материаллар һәм киңлекне бушлай бирәчәкләр.
Арт-резиденциядә шулай ук бөтен Россиядән рәссамнар өчен ачык open call уздырылачак. «Алар Әлмәткә киләчәк һәм эшләячәк. Өстәвенә, без аларны иҗат юнәлешен сайлауда чикләмибез. Бу, бәлки, скульптура, рәсем, мурал, сәнгать тикшеренүе, перформанс булырга мөмкин. Бердәнбер шарт - эш шәһәр яки тулаем республика белән бәйле булырга тиеш», - дип аңлатты проект концепциясен Удалова.
Арт-резиденция бу елның сентябрендә ачылырга тиеш. Проект «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз