news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Россия көнен велосипедта йөрү һәм концерт белән билгеләп үтәргә җыеналар

Әлмәттә 12 июньдә Россия көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм Яшьләр үзәгендә (Ленин урамы, 21) 12:00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Әлмәт таңнары» район башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бәйрәм кунакларын «Без – Россия гражданнары» концерты һәм акциясе көтә.

Моннан тыш, әлмәтлеләр өчен мастер-класслар һәм велоярыш әзерләнгән. Анда катнашырга теләүчеләргә 8-919-87-47-78 номеры буенча алдан теркәлү узарга кирәк. Велосипедчылар 9:00 сәгатьтә җыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100