news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия ияләре билгеле

Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия ияләре билгеле
оештыручылар фотосы

Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премиягә ия булган укучылар исемлеге билгеле. Быелгы премиягә Рамазан Сәләхов һәм Эльвина Мусина лаек булды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Әлмәттә 32 ел дәвамында Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе эшли. Әлеге уку йорты 1991 елда ачылып Әлмәтнең иң көчле мәктәбе санала. Биредә татар телендә укытуга зур игътибар бирелә. 

Ел саен мәгърифәтче исемендәге премияне 11 ел дәвамында укуда, җәмәгать эшендә актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшыралар. 

Шулай ук гимназиянең ветеран-укытучылары да соңгы кыңгырау бәйрәменә чакырулы иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot