news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә республика патриотик конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

Әлмәттә республика патриотик конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәт һөнәри көллиятендә узган елгы батырлыктан алып бүгенге көн геройларына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга кадәр җиңү тарихына багышланган «Вакыттан көчлерәк хәтер» республика патриотик конкурсы узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Пленар өлешне өллият директоры Анжела Шәрипова ачты һәм Әлмәт район мәдәният йорты директоры Наталья Беляева сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Чараның барлык кунаклары да сугышчан дан галереясында булды, шулай ук тормыш иминлеге буенча ачык дәрестә катнашты.

Чара катнашучыларны дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды:

Казан инновацион университеты көллиятенең Әлмәт филиалы студенты Анна Стрелкова 1 урынга чыкты. Әлмәт һөнәри көллиятеннән Зәлинә Захарова һәм Арча педагогика көллиятеннән Эльвира Шакирова 2 урынны алды. Әлмәт медицина көллияте студенты Ләйлә Кудряшева һәм Минзәлә педагогия көллияте студенты Булат Исрафилов 3 урынны бүлеште.

«Вакыттан көчлерәк хәтер» республика конкурсы һәр катнашучы өчен мөһим вакыйгага әверелде, үз белемнәрен киңәйтергә, патриотизм, горурлык һәм Ватан алдында җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итте, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100