news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Рәис Кубогының сайлап алу этабы узачак

17 июльдә Әлмәттә Рәис Кубогының сайлап алу этабы узачак. «Мирас» спорт комплексында махсус хәрби операция ветераннары йөзү һәм пычак ыргыту буенча ярышачаклар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә.

Турнир «Россия спорты» федераль программасы һәм «Ватан Геройлары» Идел буе федераль округы проекты ярдәмендә уздырыла. Бу проект көрәшчеләргә спорт һәм хезмәттәшләре белән аралашу аша тыныч тормышка кайтырга ярдәм итәргә тиеш.

Ярышлар май аенда ук башланды, ә турнир финалы декабрьдә узачак. Ачылу көнендә Әлмәттә шулай ук сугышчыларның гаилә архивларыннан фотолар кулланылган «Геройлар көне» фотокүргәзмәсе булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot