news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр тапшырылды

25 апрельдә Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан уздырылган Шигырь бәйрәмендә күренекле язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр тапшырылды.⠀

«Әдәбият» номинациясендә җиңүче дип ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзасы Рәмзия Габделхакова танылды. «Чын күңелдән котлыйбыз! Бу аның беренче бүләге генә түгел. Р. Габделхакова — Ш. Бикчурин (1998), Утыз Имәни (2015), С. Сөләймәнова (2019), Фатих Хөсни (2025) исемендәге премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2015)», дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

«Сәнгать» номинациясендә Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Фаил Сафиуллин һәм «Мириданс» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Илнур Әһлиуллин лауреатлар дип игълан ителде.

«Журналистика» номинациясендә Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова кулыннан бүләкне Рәмилә Хәмидуллина алды.⠀Иң күп бүләкләнүчеләр — «Иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен» номинациясендә. Премияләр Р. Нәгыймов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе һәм Р. Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия коллективларына, «ТаграС-ТрансСервис»ның әйдәп баручы инженеры Наил Вилдановка, шулай ук ветераннар хәрәкәте активисты Валентина Сабуровга тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot