Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә полиция яңа туган баланы подъезда калдырып киткән хатынны тоткарлаган
Әлмәттә полиция Ленин урамындагы күп катлы йорт подъездында яңа туган баланы калдырып киткән Үзәк Азия илләренең берсеннән булган 55 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган.
Хатын-кыз бу баланың үзенең оныгы булуын, аны 25 яшьлек кызының өйдә генә тапканлыгын таныган. Ачыкланганча, кыз бала, йөкле булуын белсә дә, акча булмау сәбәпле, өченче баласын үстерергә теләмәгәнлектән, хатын-кыз консультациясендә исәптә тормаган.
ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ»га белдерүләренчә, хатын-кызлар яңа туган баланы якындагы хастаханәдә калдырырга карар иткәннәр.
Ләкин әби хастаханәдә кеше бик күп булыр дип уйлаган һәм баланы хастаханәгә якын булган йортның подъездында калдырып киткән.
«Куркыныч хәлдә калдыру» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Исегезгә төшерәбез, бу хәл кичә булган. ТР Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, баланың тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди куркыныч янамый, ул балалар шәһәр хастаханәсендә. Процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышы ведомство контролендә тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз