Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә подъездда калдырып кителгән сабый иртән генә туган булган
Әлмәттә булган шаккатыргыч вакыйганың нечкәлекләре билгеле булды. Биредә торак йорт подъездында юрганга төрелгән яңа туган сабый табылган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, баланы әбисе калдырып киткән.
Шәһәр балалар хастаханәсенең балалар стационары җитәкчесе вазифаларын башкаручы Разия Галиева сөйләвенчә, малай бала табылганчы берничә сәгать алдан гына туган булган – якынча иртәнге 6:00 сәгатьтә. Аның кендеге әле юеш иде, дип сөйләде Галиева. Баланың авырлыгы 2808 грамм, буе 50 сантиметр. Сабыйның тәне алсу төстә һәм җылы булган, балага памперс кидергәннәр һәм юрганга төргәннәр.
Баланың гомеренә куркыныч янамый, аның хәле тотрыклы. Аны ясалма туклану белән ашаталар, баланың тән авырлыгы арта башлаган.
Шәһәр администрациясендә билгеләп үтүләренчә, Әлмәттә мондый очрак беренче тапкыр булган. «Татар-информ»га Әлмәт районы башлыгының матбугат сәркатибе Дарья Антонова сөйләгәнчә, бала атна дәвамында табиблар күзәтүендә булачак. Аннан соң сабыйның язмышы белән опека һәм попечительлек органнары шөгыльләнәчәк.
Исегезгә төшерик, хокук саклау органнары әлеге факт нигезендә «Куркыныч шартларда калдыру» маддәсе буенча җинаять эше ачты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз