Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә педагогларның «Браво, педагоглар» II мәктәбе проекты узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

25-27 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә өстәмә белем бирү педагогларының «Браво, педагоглар» II мәктәбе проекты узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
3 көнлек курслар, мастер-класслар, Татарстан Республикасы педагоглары һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен вокал һәм хореография юнәлешләре буенча чаралар булды.
Программа тәмамлангач, катнашучыларга билгеләнгән үрнәктәге сертификатлар тапшырылды.
Мәктәптә дәресләрне һөнәри белемле, шулай ук төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу тәҗрибәсе һәм тәрбияләнүчеләрнең югары казанышлары булган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары һәм педагоглары үткәрде. Әлеге курсны узу Татарстан Республикасы педагогларына укучылар белән эшләүнең уңышка китерә торган заманча ысуллары, конкурсларга әзерләнүнең мөһим критерийлары һәм лайфхаклары, номерлар куюда яңа тенденцияләр һәм башкалар турында белергә мөмкинлек бирәчәк, ди оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз