news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә парк-менеджерлар вазифасына конкурста катнашучылар очрашты

Әлмәттә парк-менеджерлар вазифасына конкурста катнашучылар очрашты
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә парк-менеджерлар вазифасына конкурста катнашучыларны урнаштыру очрашуы узды. Чараның баш спикеры буларак «1732»территорияләрне үстерү агентлыгына нигез салучы, , «Лето на заводе» проекты җитәкчесе Сысерти Ян Кожан чыгыш ясады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәор итә.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов барлык катнашучыларны сәламләде һәм аларга уңышлар теләде.

«Дирекциянең иң төп бурычы - шәһәребезне шәп, кызыклы һәм эчтәлекле итү, биредә яшәргә һәм иҗат итәргә теләү», - диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

«Казан парклары һәм скверлары дирекциясе» архитекторы Лилия Якупова парк-менеджерның кем булуы һәм аның нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Шулай ук очрашуда парк-менеджерлар вазифасына конкурста катнашучылар өчен техник биремнәр игълан ителде.

Бу конкурс катнашучылар өчен җәмәгать киңлекләрен үстерү өлкәсендә үз талантларын һәм креатив идеяләрен күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек тудыра. Ул Парклар һәм скверлар үсешен стимуллаштырырга, шулай ук шәһәр халкы өчен уңайлы һәм кызыклы мохит булдырырга тиеш.

Әлмәтнең җәмәгать киңлекләре дирекциясе барлык шәһәр халкын һәм кунакларын конкурста катнашучыларга ярдәм итәргә чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100