news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә парк-менеджерлар конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр

Әлмәттә парк-менеджерлар конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр
Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә шәһәрнең иҗтимагый киңлекләр дирекциясенә парк-менеджер позициясенә ачык конкурска йомгак ясалды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Җиңүчеләр булып Святослав Иванов, Руслан Мөхәммәтҗанов һәм Илнур Нуриев танылды. Якын арада алар Әлмәтнең иҗтимагый киңлекләрен үстерү һәм вакыйгалар белән тулыландыру белән шөгыльләнәчәк команданың бер өлеше булачак.

Әлмәттәге иҗтимагый киңлекләр дирекциясе Татарстанда өченче шундый структура булды. Беренче икесе Казанда һәм Чаллыда булдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot