news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә өч катлы кабул итү-диагностика бүлеге төзелеп беткән

Әлмәттә өч катлы кабул итү-диагностика бүлеге төзелеп беткән
Фото: Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә йогышлы авырулар бокслары белән өч катлы махсуслаштырылган кабул итү-диагностика бүлеге төзелеп бетте. Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге белгечләре проект документлары таләпләренә туры килү турында нәтиҗә ясады. «Әлмәт таңнары» Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Төзүчеләр проспектында 3500 кв. метр мәйданлы бинаны ел ярым элек төзи башлаганнар.

Беренче катта кабул итү-диагностика бүлеге урнаштырылган. Икенчесе-реанимация блогы, өченчесе операция блогы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot