news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә 60 меңнән артык кеше булган

Әлмәттә узган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә 60 меңнән артык кеше булган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Иртәдән үк чаралар шәһәр халкының игътибарын җәлеп итеп һәм нефть тармагы казанышлары өчен бердәмлек һәм горурлык атмосферасы тудырып, шәһәр буйлап уза башлады.

Нефть тармагының 1000нән артык төрле һөнәр иясе, шулай ук 800дән артык талантлы артист (аларның күпчелеге – әлмәтлеләр) төрле яшьтәге кунакларны сөендереп, онытылмаслык программа төзеделәр.

Хокук саклау органнарының, ашыгыч хезмәтләренең, медицина хезмәткәрләренең һәм волонтерларның бердәм эшләве нәтиҗәсендә тантана яхшы узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot