news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Нардуган» милли бәйрәме узачак

Әлмәт халкын һәм кунакларын борынгы гореф-гадәтләр, гаилә атмосферасына чумарга чакыралар. 24 гыйнварда 16:00 сәгатьтә «Яшьлек» скверында «Күрше» республика фестивале кысаларында оештырылган «Нардуган» милли бәйрәме була.

Төрле яшьтәге кунакларга исәпләнгән бай һәм күптөрле программа әзерләнгән. Мастер-класслар оештырылачак, шул исәптән кошлар өчен җимлекләр ясау, шулай ук профессиональ рәссам белән бергәләп картина ясау. Музыкаль атмосфераны татар һәм рус телләрендәге җырлар белән җанлы чыгышлар тулыландырачак. Истәлекле сурәтләр өчен стильләштерелгән фотозона эшләячәк.

Актив ял итәргә яратучыларны шаян спорт ярышлары. Бәйрәмдә катнашучыларның барысын да бушлай кайнар чәй һәм яңа пешкән камыр ризыклары белән сыйлаячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot