Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Нәфисә Сабирҗанованы соңгы юлга озаттылар
Әлмәтнең Үзәк мәчетендә танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, журналист Нәфисә Сабирҗанова белән хушлашу мәрасиме узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәфисә Сабирҗанова яман чир белән бик озак көрәшкәннән соң кичә вафат булды. Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга иҗатташ дуслары — язучылар, журналистлар, «Татнефть» хәйрия фонды вәкилләре, Әлмәт татар драмтеатры җитәкчеләре һәм артистлары, җырчылар, башка җәмәгать эшлеклеләре, якыннары, туганнары җыелды, диелә хәбәрдә.
«Авырганын күптән белсәк тә, бу хәбәрне ишетү һич көтмәгәндә булды һәм бу хәлне кичерү безнең барыбызга да коточкыч авыр. Чөнки без Нәфисә чираттагы мәртәбә җиңәр, терелер дип ышана идек. Бер ел элек шәһәр паркында Нәфисә Сабирҗанованың бенефисын уздырган идек. Нәфисә Сабирҗанованың иҗатын саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру — безнең изге бурычыбыз», – диде Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр.
Равил Сабыр шулай ук Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге исеменнән Нәфисә Сабирҗанованың туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашуын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз