Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә мохтаҗ гаиләләрнең мәктәп укучылары лагерьга бушлай бара алачак
Әлмәтнең мохтаҗ гаиләләреннән мәктәп укучылары лагерьга бушлай бара алачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Мохтаҗ гаиләләрдән булган Әлмәт укучылары Татарстан лагерьларында көзге каникулларда бушлай ял итә алачак. Балаларны 21 көнлек смена көтә, алар тулысынча Татарстан бюджетыннан түләнгән.
Беренче смена Чаллыдагы «Радуга» лагеренда 2-22 октябрьдә, икенчесе Чистай районындагы «Раздолье» да 6-26 октябрьдә узачак. Балалар өчен махсус программа каралган: алар мәктәп фәннәре белән шөгыльләнәчәк һәм нәтиҗәләр буенча билгеләр таблицасы алачак.
Анда Әлмәт районында яшәүче 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Юлламаны рәсмиләштерү өчен Әлмәтнең яшьләр эшләре идарәсенә документлар комплекты тапшырырга кирәк (Герцен ур., 86а, мәшгульлек үзәге, 3 кат). Кабул итү 8:30 - 16:30 сәгатьләрдә (төшке аш 12:00-13:00 сәгатьтә) алып барыла. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553) 26-11-15 (өстәмә 9).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз