Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә мөселман командалары арасында футбол буенча республика турниры узды
Кичә Әлмәт мөхтәсибәтендә мөселман командалары арасында футбол буенча республика турниры узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турнирда 15 команда катнашты. Бу ярышлар спорт мәйданында көч сынашу гына түгел, ә бердәмлек, дуслык һәм кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту урынына да әверелде.
Быел әлеге турнир һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тууына 1500 ел тулу кысаларында үткәрелде.
Турнир җиңүчеләре:
I урын – Бөгелмә мөхтәсибәте командасы,
II урын – Әлмәт,
III урын – Чаллы.
Фото: © Әлмәт мөхтәсибәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз