news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә мөмкинлекләре чиклеләр өчен Сабантуй узачак

Әлмәттә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй узачак. Чара 31 июльдә 10 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында була. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Шул ук көнне кичен паркта «Бию җомгасы» үтәчәк. Чара 19:00 сәгатьтә башлана.

Шәһәр паркында 1 августта да чаралар көтелә. 14.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Тыл көненә багышланган бәйрәм, 18.00 сәгатьтә Нәдер авылы үзешчәннәре катнашында ял көне концерты планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot