Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен кече Сабантуй оештырганнар
Әлмәттә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй узган. Әлмәт муниципаль районы башлыгы исеменнән бәйрәм белән барлык җыелганнарны Әлмәт муниципаль районы Шурасы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова сәламләде һәм котлады, дип хәбәр итә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасының матбугат хезмәте.
Социаль яклау идарәсе башлыгы Рөстәм Гәрәев билгеләп үткәнчә, кече Сабантуй чарада катнашучылар өчен бик мөһим, бу – зур җәмәгатьчелек белән очрашу, яңалыклар белән уртаклашу, уңышлар турында фикер алышу, күңелле һәм файдалы вакыт үткәрү өчен тагын бер чара, диелә хәбәрдә.
Сабантуй вакытында шулай ук төрле эшчәнлек өлкәләрендә үзләрен күрсәткән һәм инде күп еллар авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүче битараф булмаган гражданнарны бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Кунаклар өчен остаханәләр, спорт уеннары һәм ярышлар, җирле артистлар катнашында концерт программасы оештырылды. Катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар алдылар. Чара дустанә мөхиттә узды һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай хисләр бүләк итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз