news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен чара үткәрделәр

Әлмәт шәһәре һәм район мөхтәсибәте «Ансар» хәйрия фонды белән берлектә очрашу үткәрде һәм кунакларга бүләкләр тапшырды. Аш Коръән аятьләрен укып узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Нурлы» мәчете имам-хатыйбы Мәхсүм хәзрәт Нуретдинов шулай ук Аллаһы Тәгалә биргән нәрсәләрнең кадерен белү мөһимлеге турында сөйләде.

«Һәр кешегә тәне сәламәтме, юкмы, рухи ярдәм кирәк», - дип билгеләде «Ансар» директоры Руслан Бажутов.

«Безгә монда үгет-нәсихәтләрдән, аралашудан һәм яңа танышулардан файда алу безнең өчен бик мөһим. Без үз фатирларыбыздан сирәк чыгабыз, ә монда ял иттек», – дип фикерләре белән уртаклаштылар чара кунаклары.

Чарага инвалид һәм начар күрүче 50 кеше чакырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100