news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзалары өчен ретрит оештырылды

Әлмәттә мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзалары өчен ретрит оештырылды
Фото Әлмәт шәһәре яшьләр эшләре идарәсе матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә хатын-кызлар даирәсе махсус хәрби операция зонасында булган гражданнарның гаилә әгъзалары өчен «Ретрит-2023» проектын башлады. Проект Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бу хакта Әлмәт шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Әлеге проект киеренкелекне, арыганлыкны, борчылуны бетерүгә юнәлдерелгән. Программага бию практикасының медитатив хатын-кыз элементлары, фотоссесия, аралашу, яңа танышулар, тынычлык һәм табигать белән берләшү керә.

Балалар, хатыннар, әниләр очрашуларда төркем һәм индивидуаль формаларда катнаша ала. Проект «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәге тарафыннан оештырылган.

«Әлеге проект инновацион психологик практикаларны куллану, аңлы яшәү рәвеше күнекмәләрен үстерү һәм өйрәтү, үз фикерләрең белән йомшак идарә итү техникасын куллану юлы белән мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларының адаптация һәм социализация дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Аларның кайберләре өчен бу яңа тәҗрибә, ул соңыннан уңай эмоцияләр калдыра. Проект кысаларындагы чаралар җентекләп уйланылган», - диде балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Фәсхетдинов.

Проектны гамәлгә ашыру барышында шәһәр учреждениеләре генә түгел, ә очрашулар оештыруда һәм чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтүче шәхси бизнес вәкилләре дә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100