news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар

Әлмәттә Татарстан кадрлар клубының «Иң мөһиме – кешеләр» девизы астында бишенче очрашуы узды. Төп тема тыныч тормышка әйләнеп кайтучы махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру булды, дип хәбәр итә «Әлмәт таңнары».

Мәйданчыкларның берсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 15 кеше эшкә урнаштырылган инде, шуларның алтысы - махсус хәрби операциядә катнашучылар. Эш урыннары хезмәткәрләрнең сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып җиһазландырылган.

Экспертлар кешене эшкә алу гына түгел, ә аңа җайлашырга ярдәм итү дә мөһим, дип ассызыклый. Җайлашу процессында психолог белән индивидуаль эш тә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot