news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә турнир булды

Әлмәттә «Юбилейный» спорт сараенда махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә турнир уздырды. Турнир башта төркем этабында ике матч уза, аннары җиңүчеләр төп трофей өчен көрәштә очраша, ә җиңелүче командалар өченче урын өчен уйныйлар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Турнирда катнашучыларны һәм җанатарларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов, сугыш хәрәкәтләре ветераны Виктор Шатрилов, Ветераннар берлеге рәисе Павел Брыжатый, «Ватанны саклаучылар» фонды координаторы Ольга Илдукова һәм «Нефтче» хоккей клубы башкарма директоры Рөстәм Гатин сәламләде.

Аннары хөрмәтле кунаклар иң яхшы уенчыларны, шулай ук турнир призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Матч нәтиҗәләре: «Ракета» - «Метеор» 13:2; «Искра» - «Заря» 6:13; «Метеор» - «Искра» 4:10; «Ракета» - «Заря» 13:7.

Турнирның иң яхшы уенчылары: Рамазан Хәлиуллин («Метеор»), Владислав Балашов («Искра»), Линар Зыятдинов («Заря»), Рамил Заһриев («Ракета»).

news_right_1
news_right_2
news_bot