news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә махсус хәрби операция ветераннары триатлон буенча беренчелектә катнашачак

Әлмәт чираттагы тапкыр Россия триатлонының башкаласы була. 15-16 июньдә пляж территориясендә ел саен үткәрелә торган киң күләмеле спорт вакыйгасы – триатлон буенча Россия беренчелеге узачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» район башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

Бөтен Россиядән спортчылар катнашыр дип көтелә, алар арасында Россия беренчелегендә катнашучылар, терәк – хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар, сукырлар арасында Россия чемпионаты кысаларында катнашучылар, шулай ук бөтенроссия балалар лигасында һәм һәвәскәрләр триатлонында катнашучылар булачак.

Өченче ел рәттән шәһәрдә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында триатлон буенча ярышлар үткәрелә, һәм быел аларда шулай ук махсус хәрби операциянең 5 ветераны катнашачак. Судан чыгу уңайлырак булсын өчен мондый спортчылар өчен махсус юл әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100