news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операция катнашучылар өчен Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе була

21 февральдә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Әлмәт Халык мәшгульлеге үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Килүчеләр ярминкәдә катнашучыларның предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу, вакансияләр турында мәгълүмат алу, мәшгульлек хезмәте белгечләреннән хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу, мастер-классларда катнашу мөмкинлеге бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot