Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә махсус хәрби операция геройлары гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Әлмәттә шәһәр һәм район активлары катнашында махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Тантана башланыр алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова һәм очрашуда катнашучылар һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен әлмәтлеләр үлгәннән соң югары бүләкләргә лаек булды: Батырлык орденнары, Суворов медальләре һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре.
Геройлар гаиләләренә бүләкләрне район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова тапшырды. Ул туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, сугышчыларның батырлыгы чын патриотизм һәм антка тугрылык үрнәге буларак район һәм ил тарихында мәңгегә калачагын ассызыклады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз