news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә махсус операциядә катнашучылар арасында ТР Рәисе Кубогының беренче этабы узды

Әлмәттә Татарстан Республикасы Рәисе Кубогының беренче этабы – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында йөзү буенча ярышлар узды.

Ярышларны ТР Спорт министрлыгы һәм «Ватанны саклаучылар» фондының филиалы оештырды. Беренче этапка 40ка якын кеше җыелды.

Ярышта катнашучылар биш номинация буенча көч сынашты. Әйтик, терәк-хәрәкәт аппаратында проблемалар, ишетү, күрү сәләте начар булган катнашучылар өчен аерым номинацияләр каралган иде.

Республикада Кубокның сайлап алу этаплары июльдән августка кадәр уза, ә финалы Казанда август ахыры – сентябрь башында үтәргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot