news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә махсус операциядә һәлак булучыларның хатыннары һәм әниләре белән очрашу булды

Әлмәттә махсус операциядә һәлак булучыларның хатыннары һәм әниләре белән очрашу булды
Фото: «Геройлар таянычы» ресурс үзәге матбугат хезмәте

Әлмәтнең Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның хатыннары һәм әниләре белән очрашу булды.

Чарада Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, ТР мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, «Ватан сакчылары» фондының Әлмәт филиалы координаторы Екатерина Кузнецова, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге активисты Рузил Гыйниятуллин һәм башкалар катнашты.

Коръән укып, дога кылганнан соң, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән җыелышта катнашучыларны сәламләде һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның әниләренә һәм хатыннарына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Улларыгызны Ватаныбызның чын патриотлары итеп тәрбияләгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Илебез чакыргач, ирләрегез, улларыгыз шунда ук Ватаныбыз һәм халкыбызны сакларга - хәрби бурычын үтәргә китте. Алар - чын геройлар, без алар белән горурланабыз», - диде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

Ул шулай ук Әлмәт мөхтәсибәтенең «Аксакаллар шурасы» советы рәисе, Әлмәт районы мәхәлләләре арасында хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю буенча кураторга махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

«Геройлар таянычы» ресурс үзәге активисты Рузил Гыйниятуллин әниләргә улларын чын Ватан сакчылары итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны тыныч тормышка җайлаштыру кирәклеге турында сөйләде.

Очрашу барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтү, һәлак булганнарның истәлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар, яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Чара һәлак булган хәрбиләрнең әниләренә һәм хатыннарына Әлмәт мөхтәсибәте исеменнән бүләкләр һәм чәчәкләр тапшыру белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot