Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә махсус операция хәрбиләренең балалары өчен «Минем әтием – Герой» фестивале узачак
12 июньдә Әлмәттә «Минем әтием – Герой» республика фестивале узачак. Чара 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге мәйданчыгында үткәреләчәк.
Фестивальдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары катнаша ала. Балалар профессиональ рәссамнар җитәкчелегендә ю әтиләренең портретларын ясаячак һәм иҗади мастер-класста катнашачак.
Проект нәтиҗәләре буенча Татарстан муниципалитетларында катнашучыларның эшләреннән торган күргәзмәләр оештырылачак. Иң яхшы рәсемнәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә йомгаклау экспозициясендә тәкъдим ителәчәк.
Катнашу өчен 8 (950) 311-46-45 телефоны буенча алдан теркәлергә һәм махсус хәрби операциядә катнашучының исем-фамилиясен әйтергә кирәк. Шулай ук катнашучыларга үзләре белән әтиләренең фотосурәтен алып килергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз