news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә махсус операция хәрбиләренә ярдәм итүче волонтерларга багышланган күргәзмә ачыла

Әлмәттә махсус операция хәрбиләренә ярдәм итүче волонтерларга багышланган күргәзмә ачыла
Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче район халкына багышланган «Күренмәс фронт» дип аталган проект старт ала. Игътибар үзәгендә көн саен хәрбиләргә ярдәм итүче, маскировка челтәрләре үрүче, окоп шәмнәре ясаучы, гуманитар ярдәм һәм ризык җыючы волонтерлар булачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, проект шәһәр һәм районның гади кешеләре — педагоглар, пенсионерлар, яшь белгечләр һәм төрле һөнәр ияләренең тарихларын сөйләячәк. Алар махсус хәрби операция башланган көннән үк волонтерлык эшенә кушылган.

Проектның төп максаты — махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче кешеләр турында истәлекне саклау.

Проект кысаларында фотокүргәзмә, подкастлар, аудио- һәм видеоматериаллар, шулай ук онлайн-экспозиция булдыру планлаштырыла.

Проектны Президентның мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәме белән Иҗади индустрияләр мәктәбе тормышка ашыра. Ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры килә.

Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot