Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә махсус операция хәрбиләре турында фотокүргәзмә ачылды

Әлмәттә драма театры бинасы янында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Геройларның көннәре» фотокүргәзмәсе ачылды.
Экспозиция хәрбиләрнең гаиләләре һәм якыннары җыйган фотографияләрдән төзелгән. Сурәтләрдә – хәрбиләр тормышыннан кадрлар. Алар алгы сызыктагы хезмәт атмосферасын чагылдыра.
Фотокүргәзмәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова булды. Акциядә 437 кеше катнашты. Ул күп кенә фотосурәтләрдәге хәрбиләрне таныды. Алар белән ул махсус операция зонасына ярдәм тапшырганда шәхсән очрашкан булган.
Килүчеләр экспозицияне фотога төшерә һәм хәзерге вакытта алгы сызыкта булган якыннарына җибәрә. Ә отпускка кайткан хәрби хезмәткәрләр кадрлар арасында аеруча дулкынланып үзләренең портретларын карый.
Һәлак булган хәрби хезмәткәрләргә багышланган стендлар аерым урын алып тора. Монда һәрвакыт кеше күп – алар фотолардагы йөзләргә игътибар белән карый, күпләр күз яшьләрен тыя алмый.
Кешеләр стендлар янына мәңгелек хәтер һәм рәхмәт символы – канәферләр алып килә, дип билгеләп үттеләр район администрациясендә.
Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз