news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу узды

Әлмәттә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу узды
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Татарстан Матбугат көне алдыннан Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу үткәрде. Журналистлар катнашкан очрашу форматы формаль булмаган шартларда, чәй өстәле артында узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Гүзәл Хәбетдинова очрашу башында җыелучыларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул район тормышында матбугатның мөһим ролен билгеләп үтте, халыкка объектив һәм оператив мәгълүмат бирүнең территорияне нәтиҗәле үстерүдә һәм хакимият белән җәмгыять арасында конструктив диалогны саклауда төп фактор булуын әйтте.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү, территорияләрне комплекслы үстерү, шәһәрне төзекләндерү һәм киләчәккә планнар турында сөйләшүләр булды. Башкарма комитет җитәкчесе администрациянең төп мәсьәләләр буенча позициясе турында сөйләде.

Әңгәмә барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot