Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә магистраль суйөрткечне алыштыру эшләре үткәрелә
«Әлмәт-Су каналы» АҖ хезмәткәрләре Әминов урамындагы магистраль суйөрткечне этаплап яңа линиягә күчерү эшләре белән шөгыльләнә.
Шевченко урамыннан Гафиатуллин урамына кадәр сузылган 1 километр озынлыктагы суйөрткеч «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы кысаларында реконструкцияләнә. Район администрациясендә хәбәр итүләренчә, финанслауның гомуми күләме 112 миллион сумнан артык.

Яңартылган суйөрткеч су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртырга, авария очраклары һәм челтәрдәге өзеклекләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Районда 2025 елга бүлеп бирелгән акчаларны нәтиҗәле файдалану нәтиҗәсендә 2026 елга планлаштырылган проектларның бер өлешен быел үк башлап җибәргәннәр

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елга Дәүләт Советына юлламасында ассызыклаганча, торак-коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү якындагы 5 елда иң төп бурычларның берсе булып тора.

Россиядә барлык өлкәләргә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар гамәлгә куела. Быел Татарстанда аларның 12се тормышка ашырылачак: «гаилә», «яшьләр һәм балалар», «Озак һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Әлеге проектлар кысаларында үткәреләчәк чараларга 59 миллиард сум юнәлтеләчәк.
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз