news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «лазерлы» җәяүлеләр кичүе барлыкка киләчәк

Әлмәттә «лазерлы» җәяүлеләр кичүе барлыкка киләчәк
Фото: t.me/pressalmet

Әлмәт түрәләре шәһәр халкы инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган беренче сынау проектын тәкъдим итте. «Хакатон» халыкара нефть-газ яшьләр форумында әлмәтлеләр шәһәр мохитен яхшырту өчен идеяләр тәкъдим итте. Алар арасында җәяүлеләр кичүләрендә лазер проекциясен куллану да бар иде. Бу инициативаны район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова да хуплады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

«Светсервис» белгечләре Ленин урамындагы җәяүлеләр кичүендә лазер проекциясен монтажлауга кереште, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. Хакимият вәкилләре ачыклык керткәнчә, проекторлар кичүне яктыртачак һәм автомобиль сөючеләргә тизлекне киметү турында сигнал бирәчәк.

Белгечләр дүрт җиһаз куллана. Ике лазер проекторы дүрт полосалы юлда «зебра» булдыру өчен каралган. Тагын икесенә җәяүлеләрне кисәтү өчен «як-ягыңа кара» дип язылган.

Җиһазларны проектор өчен махсус линза ясалганнан соң урнаштырачаклар. Проектны өч ай дәвамында күзәтергә җыеналар. Соңыннан аның нәтиҗәлелеген бәяләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot