news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә күптән түгел балалары туган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләштеләр

Әлмәттә күптән түгел балалары туган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләштеләр
Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова күптән түгел сабыйлары туган хәрбиләрнең якыннары белән очрашты. Чара чәй табыны артында, җылы һәм рәсми булмаган мохиттә үтте.

Очрашуда Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы хәрби комиссары Ратмир Галиуллин, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Мортазин катнашты.

Район башлыгы һәр гаилә белән аерым аралашты, аларның көнкүреше, бүгенге көндәге актуаль проблемалары һәм ихтыяҗлары белән кызыксынды, муниципалитеттан нинди ярдәм кирәк икәнен сорашты.

«Сезне тормышыгыздагы иң мөһим вакыйга — балаларыгыз туу белән чын күңелдән котлыйм. Гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, ә балаларга тыныч күк йөзе телим», — диде Гүзәл Хәбетдинова.

Очрашуда катнашучыларга гамәлдәге ярдәм чаралары турында да искәрттеләр. Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге яшь әниләргә яңа туган сабыйлар өчен товарлар сатып алуга сертификатлар тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot