news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә күп балалы гаиләләр өчен юл салу эшләре дәвам итә

Әлмәттә күп балалы гаиләләр өчен юл салу эшләре дәвам итә
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә күп балалы гаиләләр өчен юл салу эшләре дәвам итә. Бу хакта туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде, дип яза «Әлмәт таңнары».

Урсала микрорайонында вак таш-ком катнашмасы сибү эшләренә керештеләр. Бүгенге көндә хезмәт ветераннары, Кленовая һәм Весенняя урамнарында юл өслеген профильләү эшләре бара, Әкият һәм Кырлай урамнарында вак таш сибүгә керешкәннәр.

Генерал Рыжиков һәм Молодежная урамнарындагы эшләр төгәлләнгән. Параллель рәвештә Түбән Мактамада эшләр алып барыла, барлык эшләрне октябрь ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Искәртик, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бу максатларга 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot