Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә Креатив процесслар фабрикасы ачылды
Әлмәттә Креатив процесслар фабрикасын ачу тантанасы булды. Ул талантлы яшьләргә ярдәм итү һәм аларны үстерү, үзара эш итү һәм иҗат итү өчен урын булдыру максатыннан ачылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Ачылыш тантанасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. Чара барышында Ринат Садыйков бүләкләү тантанасын үткәрде һәм яшүсмерләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Горький» мәдәният йорты, ә хәзер инде «Креатив процесслар фабрикасы» - безнең шәһәрнең иң борынгы мәдәният объектларының берсе. Ул күпне кичерде, әмма һәрвакыт бөтен район яшьләрен җәлеп итү үзәге булып калды», - диде район башлыгы Тимур Нагуманов.
Тантаналы ачылыш милли костюмнар күрсәтүдән башланды. Мәскәүдә узган матурлык, мода һәм талант фестивалендә Слава Зайцев исемендәге медаль иясе, Әлмәт кием дизайнеры Диләрә Прохорованың милли костюмнар коллекциясен «Подиум» модель агентлыгы кызлары күрсәтте.
Бүген, яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык «Росмолодежь» биргән акчалар ярдәмендә, «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге үз ишекләрен ачты. Бу үзәк яшьләр үз талантларын һәм кызыксынуларын күрсәтә алырлык урын гына түгел, ә төрле түгәрәкләр һәм иҗат җәмгыятьләренең хезмәттәшлеге һәм үзара эшчәнлеге үзәге дә булачак.
«Фабрика» проекты яшьләрне үстерү өчен төрле мөмкинлекләр тәкъдим итә. Бу бинадагы һәр бүлмәнең үз максаты һәм бурычы бар. Концертлар, мастер-класслар, тренинглар һәм презентацияләр үткәрү өчен кулланыла торган күп функцияле Blackbox залыннан алып, тегү лабораториясенә кадәр, анда үз креатив идеяләреңне уникаль әйберләргә әверелдерү мөмкин.
«Шәһәр администрациясе һәм «Татнефть» компаниясе районның яшьләр һәм иҗтимагый киңлекләрен үстерүгә зур игътибар бирә», - диде Татнефть « ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз