news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә креатив индустрияләр мәктәбе ачылачак

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәрдә креатив индустрияләр мәктәбе булдыру турында хәбәр итте. Узган ел Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе креатив индустрияләр президент фонды федераль конкурс-проектында җиңүче булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Мәктәп инженерлык лицее бинасында урнашачак. «Бу бик кызыклы объект булачак. Минемчә, халык, бигрәк тә «Көнбатыш капкалар» микрорайонында яңа мәктәпне лаеклы бәяләр», — дип билгеләп үтте Әлмәт районы башлыгы.

Хәзерге вакытта республикада Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында шундый бер генә мәктәп бар. Ул «Россиядә уйлап табылган» стратегик инициатива кысаларында оештырылган.

Анда 12 яшьтән 17 яшькә кадәр яшүсмерләр укый алачак. Мәктәп күбесенчә анимация, тулыландырылган чынбарлык, шулай ук фото һәм видеопроизводство белән бәйле медиа юнәлешләрендә махсуслаша.

Әлмәттә курс тыңлаучылары өчен аудио һәм визуаль сәнгатьләргә өйрәтү өстәләчәк, аның кысаларында экспериментлар куелачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100