news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә агачка менгән һәм аска төшә алмаган 12 яшьлек малайны коткарганнар

Әлмәттә агачка менгән һәм аска төшә алмаган 12 яшьлек малайны коткарганнар

Әлмәттә экстрен хезмәтләр чакыруның 112 номерына Зифа Балакина урамында «Сәламәтлек» паркында 12 яшьлек малайның 4нче кат биеклегендә агачка менүе һәм төшә алмавы турында хәбәр ителгән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, чакыру буенча Татарстан эзләү-коткару хезмәтендә эшләүчеләр һәм 65нче янгын сүндерү-коткару хезмәтенең янгын сүндерүчеләре килгән.

Алар баскыч ярдәмендә баланы җиргә төшергән.

Ачыкланганча, малай агачта эләгеп калган тупны алырга менгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100