Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә хуҗасыз хайваннарны тернәкләндерү үзәгенә җир кишәрлеге бүлеп бирелгән
Әлмәттә хуҗасыз хайваннарны дәвалау һәм тоту өчен «Кошкин дом» тернәкләндерү үзәгенә вольерлар төзү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Өстәмә урыннарга ихтыяҗ хайваннар санынның артуы белән бәйле. Хайваннарны яклаучылар моңа күптән ирешкән, шуңа күрә бирелгән җирләр приют өчен зур җиңү булган. Ләкин моңа да карамастан, бик күп проблемалар кала. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
«Кошкин дом» реабилитация үзәгендә 500дән артык хайван яши. Барысының да фаҗигале тарихы бар: урамда җавапсыз хуҗалар ташлап киткән, кайсыларындыр табып алып, пунктка волонтерлар алып килгән. Хайваннарны яклаучы Марина Ивановна «Кошкин дом»га нигезне 2016 елда сала. Бу вакыт эчендә ул Әлмәт урамнарыннан гына түгел, ә якын-тирә шәһәрләрдән дә меңләгән йортсыз хайваннарны коткара алды.
Марина Ивановага «йортсызларга» икенче тормыш бүләк итәргә улы һәм хайваннарны яклаучылар ярдәм итә, аларга ул аеруча җылылык һәм рәхмәт белән карый. Волонтерлар командасына карамастан, приют элеккечә эшче көч җитмәү белән очраша.
Реабилитация үзәге дәүләт тарафыннан иганә ителми һәм битараф булмаган кешеләрнең ярдәме белән яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз