Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев истәлегенә кичә уза
Әлмәт татар дәүләт драма театры композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев истәлегенә багышлап әдәби-музыкаль кичә уздыра. Кичә 20 апрельгә билгеләнгән. Башлана – 18.00 сәгатьтә.
“Кичә «Без икебез бер җыр языйк әле» дип атала. Программада - Асаф Вәлиев, Фәридә-Алсу дуэты, Валентина һәм Илфат Исламовлар, Инсаф Исламов, Раилә Маннанова, Роберт Андреев, Әлмәт драма театры артистлары, Р. Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбе укучылары, «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышлары”, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
“Танылган шагыйрь, егермеләп китап һәм күп кенә популяр җырларның авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Нур Әхмәдиев һәм танылган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 33 ел буе Әлмәтнең 1 нче балалар музыка мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе булган Рәис Нәгыймовның рухы, иҗаты әлмәтлеләрнең генә түгел, дөньяга сибелгән татарның күңелендә”, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз