Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә компаниянең ялган генераль директоры хисапчыны 24 млн акча күчерергә мәҗбүр иткән
Әлмәт полициясенә мошенниклык турында гариза белән хисапчы мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, мессенджер номерына генераль директордан партнерларына түләүләр үткәрүне сорап хәбәр килгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Финансчыны хәбәрләрнең билгесез номердан килүе гаҗәпләндерми. Хисапчы җитәкчесенең фотосына гына игътибар итә. Өч банк счетына ул 10 миллион сум акча күчерә. Икенче көнне бу кабатлана, әмма 14 миллион күчерергә кирәк була.
Соңрак финансистның телефонына тагын бер таныш булмаган номердан шундый ук смс килә, аның профилендә шулай ук предприятие җитәкчесе исеме, фамилиясе һәм фотосы бар. Хисапчы абонентка шик белдерә, шуннан соң әлеге телефон номеры юкка чыга.
Ачыкланганча, акчаны күчерү турында генераль директор бернинди йөкләмә бирмәгән.
Мошенникларның гамәлләреннән килгән гомуми зыян 24 миллион сум тәшкил иткән, диелгән Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз