news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Клара Булатованың тууына 90 ел тулу уңаеннан кичә үткәреләчәк

Әлмәттә бер төркем зыялылары халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатованың тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк кичә турында сөйләшүгә җыелдылар. Бу хакта «Әлмәт хәбәрләре» яза.

Фикер алышуда Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Ф.Исмәгыйлева, язучылар оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Р.Сабыр, газетаның баш мөхәррире язучы Р.Шаһиев, режиссер И.Гәрәев, шагыйрә, артистка Р.Хәертдинова, шагыйрә Н.Сабирҗанова, музыка көллиятенең директор урынбасары Э.Хәсәнова, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Л.Зарипова, театрның үсеш буенча урынбасары Л.Минаевалар катнашты.

Укучыларының, тамашачыларның мәхәббәтен яулаган шагыйрәнең якты истәлеген җылы нурга төреп, исеменә лаек итеп үткәрергә, бу эштә җитәкчелекнең дә читтә калмавын сорап хатлар әзерләргә, исемен мәңгеләштерергә дигән фикер һәм төгәл эш төрләрен билгеләп таралыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot