news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Клара Булатованы туган көне белән котладылар

Әлмәттә Клара Булатованы туган көне белән котладылар
Фото: http://almet-rt.ru

18 мартта халык шагыйрәсе, Г. Тукай премиясе иясе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы Клара Булатова 88 яшьлеген билгеләп үтте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Ветераннар советы рәисе урынбасары Клара Минһаҗева котлау вакытында нәкъ менә Клара Булатова кебек кешеләр мисалында нефть төбәгенең данлы елъязмасы төзелгәнлеген әйтте. Район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен һәм яхшы теләкләрне «Әлмәт хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова җиткерде.

- Клара Гариф кызы 50 елдан артык Колшәрип, Яңа Кәшер, Түбән Мактама авыллары мәктәпләрендә, 1нче татар гимназиясендә, Әлмәт муниципаль институтында татар теле һәм әдәбияты укыта. Аның район һәм шәһәр мәгариф системасын үстерүгә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый, - дип белдерде мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сирина Җиһаншина.

Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев Клара Булатова исеме белән бәйле легендаларны искә төшерде. Казан университетының филология факультетына укырга кергәндә ул иншаларны, соңыннан диплом эшен дә шигырьләр белән яза.

Котлауларга шулай ук Чаллы һәм башка шәһәрләрдән җәмәгатьчелек вәкилләре дә кушылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100