news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә китап фестивале кысаларында велоэкскурсия була

5 августта «Смена» заманча мәдәният үзәгенең китап фестивале кысаларында Алсу Әмирова белән велоэкскурсия узачак. Бу хакта «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы төркемендә хәбәр ителә. «Әлмәт таңнары» шул хакта яза.

Катнашу өчен теркәлергә кирәк. Очрашу урыны: яшьләр үзәге, Ленин урамы, 21. Старт 15.00 сәгатьтә. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, велосипедлар бирелә.

Проект «Татнефть» компаниясе инициативасы белән «Новь» бюросы һәм стрит-арт тикшеренү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100