news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Качману көнендә суга керү өчен урыннар билгеле

Әлмәттә Качману көнендә суга керү өчен урыннар билгеле
Фото: https://almet-rt.ru/

19 гыйнварда православие динен тотучылар Качмануны билгеләп үтә. Традиция буенча, бу бәйрәмне каршылаганда, күпләр бәкедә су керә. Әлмәттә Качману вакытында суга керү урыны шәһәр күлендә һәм Ямаш авылындагы чишмәдә билгеләнгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Бозның калынлыгын тикшердек. Ул куркынычсыз, ләкин күлнең бөтен өслегендә түгел - җиһазлаган җирдә генә. Шуңа күрә аның чикләреннән чыгу, боз өстендә йөрү катгый тыела. Шәһәр күлендәге бәке койма белән әйләндереп алыначак», – дигән мәгълүмат бирде Әлмәтнең эзләү-коткару посты башлыгы Фәсхетдин Сыраев.

Аның сүзләренчә, су керү урыннарында кайнар чәй белән җылыту пунктлары оештырыла. Бәкеләр янында ашыгыч хезмәтләр кизү торачак.

Су керү 18 гыйнварда 22:00 сәгатьтә башланачак һәм 19 гыйнварда төнге 2-3 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot