news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә кабат исерек килеш руль артына утырган ирнең Porsche Cayenne автомобилен алганнар

Әлмәт шәһәр суды элегрәк тә административ җаваплылыкка тартылган һәм кабат исерек хәлдә руль артына утырган 40 яшьлек ир-атны гаепле дип таныган. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш материаллары нигезендә, 18 июльдә Porsche Cayenne автомобиле йөртүчесе исерек хәлдә руль артына утырган. Аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тоткарлаган. Ир-атка элегрәк тә шундый ук сәбәп аркасында җәза билгеләнгән булган, әмма ул тиешле нәтиҗәләр ясамаган.

Суд ир-атка 250 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән һәм ике ел ярымга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән. Porsche Cayenne автомобилен дәүләт кеременә конфискацияләгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot