news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә ир-ат һәм биш айлык сабый өстенә күп катлы йорт балконыннан боз төшкән

Әлмәттә ир-ат һәм биш айлык сабый өстенә күп катлы йортның соңгы катындагы балконыннан боз төшкән, әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган. Бу хакта күзәтү ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, әлеге хәл узган җомгада Әминов урамындагы педиатрия клиникасы янында булган.

«Соңгы каттагы балконнан боз төшү нәтиҗәсендә ир-ат, шулай ук бала коляскасындагы биш айлык сабый зыян күргән. Баланы хастаханәгә озатканнар, әнисе зыян күрмәгән», - дип искәрттеләр ведомствода.

Фаҗига булган урынга шәһәр прокуроры Илдар Исмәгыйлев килгән. Ведомство әлеге факт буенча тикшерү оештырган. Хәзерге вакытта ваемсызлык, саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян китерү, шулай ук иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган.

Хәзер бу хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100