Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Йорт» иммерсив спектакле куелышы тарихы турында сөйләштеләр
Бүген, 6 октябрьдә, Әлмәтнең Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсендә «Йорт» иммерсив спектакле куелышы тарихы турында түгәрәк өстәл янында сөйләшү булды. Пьесаның авторы Равил Сабыр һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева шактый кызыклы фактлар турында сөйләделәр, күп кенә сорауларга җавап бирделәр. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.
Очрашу китапханә хозурында эшләп килүче «Уку йорты» клубы оештыручысы, профессор, социология фәннәре докторы Рәсимә Рәхимова башлангычы белән оештырылды. Чарада шулай ук «Илһам» клубы, «Кызыл каурыйлар» иҗат берләшмәсе әгъзалары, каләмдәшләребез Илүсә Нәбиуллина, Рәфкать Шаһиев, Зөлфия Сираи-Муллаяновалар катнашты.

Сөйләшү дәвамында «Йорт» променадын чыгару идеясенең ничек барлыкка килүе, пьеса язу өчен шәһәр тормышыннан кызыклы фактларны ни рәвешле җыю, репетицияләр, спектакльгә керми калган кызыклы фактлар, реквизитлар эзләү һ.б. һ.б. турында сүз барды.
Фәридә Исмәгыйлева шулай ук 2026 ел азагына кадәр театрда чыгачак премьералар турында сөйләде. 3-4 ноябрьдә баш режиссер Сәрдар Таһировски «Дон Жуан татарча» спектаклен тәкъдим итәчәк. 13-14 ноябрьдә кыргыз режиссеры Уланмырза Карыпбаев милләттәше Казат Акматовның «Мунабия» романы нигезендә мелодрама чыгарачак, 15 декабрьдә Шәриф Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы» повестен Тимур Кулов куелышында карап булачак.
Равил Сабыр «Уку йорты» клубына үзенең рус телендә чыккан «Нельзя отключать солнце» проза җыентыгын һәм «Казан утлары» журналының 9нчы санын бүләк итте (анда «Озынборын фил булалмый» сатирик повесте басылды). Моңардан тыш ул очрашуда катнашучыларны 25 октябрьдә Әлмәт татар драмтеатрына чакырды. Бу көнне биредә Туймазы татар драмтеатры Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» комедиясен уйнаячак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз