news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Инженерлык идеяләре очышы» прототиплаштыру буенча IV бөтенроссия конкурсы була

14-16 декабрьдә Әлмәттә «Кванториум» һәм нефть институты мәйданчыкларында «Инженерлык идеяләре очышы» прототиплаштыру буенча IV бөтенроссия конкурсы була. Бу турыда «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Бөтенроссия прототиплаштыру конкурсы беренче тапкыр 2018 елда Әлмәт шәһәренең Пионерлар йорты «Кванториум» балалар технопаркы диварларында үткәрелде. Әлеге конкурс ел саен үткәрелә. Бәйгене үткәрүнең 4 елында сайлап алу мәйданчыклары саны артты, бу исә конкурс географиясен елдан-ел арттырырга мөмкинлек бирә.

Конкурс укучылар һәм студентларның аддитив технологияләр кулланып креатив фикерләвен үстерүгә юнәлтелгән (3д басма, 3д модельләштерү). Конкурс кысаларында катнашучыларга проблеманы чишү, уйланган объектның эскизын һәм 3D модельләштерү программасында өч үлчәмле модель булдыру, эшләнгән өлешләрне 3D принтерда бастыру һәм алынган продуктны җыю турында уйларга кирәк булачак.

«Инженер идеяләре очышы» прототиплаштыру буенча IV Бөтенроссия конкурсының төбәк этаплары Россиянең җиде субъектында Әлмәт, Тольятти, Тамбов, Ижевск, Первоуральск, Севастополь, Петрозаводск 2021 елның октябреннән 2022 елның гыйнварына кадәр узды.

Сайлап алу этабына бөтен Россиядән 2000 нән артык кеше катнашты, финалга Петрозаводск, Түбән Тагил, Уфа, Ижау, Санкт – Петербург, Севастополь, Первоуральск, Мәскәү, Ярославль, Владимир, Көньяк Сахалинск, Тольятти, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән 190 кеше үтте.

Бәйгенең финалы өч яшь категориясе 5-8 сыйныф укучылары, 9-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортларының 1-2 курс студентлары арасында уза.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100